Тәтеш муниципаль районында кадрлар алышыну
Җәмгыять

Тәтеш муниципаль районында кадрлар алышыну

Яңа вазифага билгеләнү.

Янышев Александр Васильевич Тәтеш шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнде.

Ул 1979 елның 8 апрелендә Тә­теш районы Олы Бисәр авы­лында туа.

И. Н. Ульянов исемендәге Чуаш дәүләт университетын тә­мам­лый. Хез­мәт юлын Тәтеш­нең “Идел” товарлар җитештерү һәм хезмәтләр күрсәтү предприятиесе директорының коммерция буенча урынбасары вазифасыннан башлый. Төрле вакытларда “Агросервис”ның коммерция өлеше буенча директор урынбасары, РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлегенең 14нче филиалында әйдәп баручы белгеч-ревизор, ТР Юстиция министрлыгының җәмәгать судьялары аппараты консультанты вазифасын башкаручы, ТР Федераль суд прис­тавы-башкаручы, Тәтеш районы башлыгы киңәшчесе,  “Яңа гасыр” яшьләр мәдәни-күңел ачу үзәге директоры булып эшли. 
 


Нет комментариев