Җәмгыять

Тәтеш музеенда сугышчы-интернационалистларны искә алу көненә багышланган программа узды

(Тәтеш, 16 февраль, “Тәтеш таңнары”).

Ханжин П.С. исемендәге Тәтеш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә 10 сыйныф укучылары туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Балаларга сугышчы-интернационалистларны искә алу көненә багышланган программа тәкъдим ителде.

Чара ахырында  укучылар  локаль сугышларда һәм хәрби конфликтларда һәлак булган якташларыбыз хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәк салдылар.


Нет комментариев