Тәтеш районы башлыгы туризм тармагы хезмәткәрләрен котлый
Бүген – Бөтендөнья туризм көне.

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов туризм тармагы хезмәткәрләрен, профессионалларны, туризм сөючеләрне котлый:
– Тәтеш районы күп еллар дәвамында туристларны җәлеп итү үзәкләренең берсе булып тора. Алга таба да уртак тырышлык белән Тәтеш районының уңай имиджын булдыруны дәвам итәчәгебезгә һәм мөмкинлекләребездән иң зур нәтиҗәлелек белән файдаланачагыбызга ышанам.
Туристлык индустриясенең барлык хезмәткәрләренә чын күңелдән яхшы кәеф, иҗади уңышлар һәм даими рәвештә һөнәри осталык югарылыгына ирешүләрен телим! Яраткан районыбызның уңышлары сезнең өчен чиксез илһам чыганагы булып калсын. Сезгә нык сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев