Чара Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры сәхнәсендә узды.
10 ноябрьдә Тәтеш районы мәдәният йортының «Триумф» халык театры (режиссеры Р. Ф. Әхмәдуллин) Шамил Закиров исемендәге XXVI төбәкара «Идел-йорт» театр коллективлары конкурсының финал этабында катнашты. Чара Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры сәхнәсендә узды. Коллектив жюри хөкеменә «Әбиләр» спектаклен тәкъдим итте.
Төбәкара конкурс финалында катнашу - коллектив өчен әһәмиятле казаныш. Ул артистларның һәм режиссерның осталыгының югары дәрәҗәсен, шулай ук халык театр сәнгатен саклауның мөһимлеген ассызыклый.
Нет комментариев