Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтеш районы укучылары: “Без геройларыбызга ышанабыз”

Тәтеш районы укучылары махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга хатлар яза.

Василиса Мамкина, Тәтештәге 1 нче урта мәктәп:
– Мин бу хатны синең хезмәтең, Ватанны саклавың өчен рәхмәт белдереп язам. Беләм, син хәзер туган йортыңнан, гаиләңнән, дусларыңнан һәм танышларыңнан бик ерак. Бу кешеләрнең барысы да уйлары һәм күңелләре белән синең янәшәңдә. Алар синең белән горурланалар. Мин аңлыйм, өйдән ерак булу бөтенләй дә җиңел түгел. Ләкин мин ышанам, син бу сынауны намус белән кичерәчәксең, чөнки син кыю һәм көчле ир-ат, чөнки син – герой.

Инзилә Нургалиева, Алабирде урта мәктәбе:
– Кадерле солдат! Хатны сезнең хезмәтегез һәм Ватанга тугры булганыгыз өчен олы рәхмәт сүзләреннән башларга телим. Сезнең Россияне яклау өчен тырышуыгыз, һичшиксез, барыбызны да рухландыра. Сез безнең ярдәмне тоясыз дип ышанабыз. Сезнең фидакарьлегегез бездә тирән хөрмәт хисләре уята. Без сезне өйдә көтәбез һәм барысы да яхшы булыр дип ышанабыз.

Самат Солтанов, Олы Тархан урта мәктәбе:
– Кадерле солдат, шуны белегез – сез ялгыз түгел. Без көчле, чөнки сез безнең өчен батырлык һәм гаделлек үрнәге булып торасыз. Сез безнең өчен – киләчәк буын өчен кыю көрәшәсез. Без сезгә ышанабыз. Сезгә нык сәламәтлек телим, үзегезне саклагыз, сез гаиләләрегезгә бик  нык кирәк. Сезнең алдыгызда баш иям.

Виктор Югушев, Тәтеш кадет мәктәп-интернаты:
– Исәнме, солдат абый! Мин сезгә рәхмәтлемен, чөнки без үз Ватаныбызда тыныч яши алабыз. Тизрәк өегезгә кайтуыгызны телим, чөнки өйдә сезне зарыгып туганнарыгыз көтеп тора. Сез – чын геройлар!

Анна Трифонова, Урюм урта мәктәбе:
– Кадерле солдат, мин беләм, син безнең баш өстебездәге тыныч күк йөзен саклыйсың. Нык һәм батыр бул, үзеңне һәм иптәшләреңне рәнҗетергә юл куйма. Өметсезлеккә һәм начар уйларга бирелмә. Безнең көчле Россиянең бөтен язмышы сезнең кулларда, һәм ничек кенә авыр булса да, бирешмичә үз йортыгызны яклаячагыгызга ышанам. Россия халкы – бердәм, көчле рухлы халык. Без сезнең өйгә кайтуыгызга чын күңелдән ышанабыз, сезне өйдә туганнарыгыз түземсезлек белән көтә. Безнең ил сезнең исемнәрегезне гасырлар дәвамында истә тотачак, чөнки сез – безнең заман геройлары, сез – бөек һәм җиңелмәс Россия солдатлары. Беркайчан да бирешмәгез! Үзегезне саклагыз!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #СВО