Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Тәтеш районында яшәүче хатын-кыз 380 мең сумга якын акчасын югалткан

Узган атнада Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы буенча бүлегендә 48 хәбәр теркәлгән, алар арасында бер җинаять — алдакчылык факты ачыкланган.

Полициягә Тәтеш районында яшәүче 2003 елгы хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Ул 2025 ел дәвамында хокукка каршы гамәлләр кылган 2002 елда туган Казанда яшәүче хатын-кызны җинаять җаваплылыгына тартуны сораган.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, шикләнелүче зыян күрүченең рөхсәтеннән башка аның исеменә берничә микрозайм рәсмиләштергән. Алынган акчаларны ул шәхси максатларда кулланган. Нәтиҗәдә зыян күрүчегә шактый зур суммага — 377 891 сумга матди зыян китерелгән.

Хокук сакчылары район халкына үзләренең шәхси мәгълүматларына сак карарга кирәклеген искәртә. Мондый хәлләрне булдырмас өчен, өченче затларга паспорт мәгълүматларын һәм башка шәхси мәгълүматларны тапшырырга, SMS хәбәрләреннән кодлар һәм банк карталары мәгълүматларын хәбәр итәргә, шулай ук займ рәсмиләштерергә яки займ рәсмиләштерү өчен үз мәгълүматларын башка кешеләргә бирергә кирәкми. Шикле гамәлләр турында кичекмәстән полициягә хәбәр итәргә кирәк. Әгәр сез алдакчылык корбаны булсагыз яки мондый җинаятьләр турында мәгълүматка ия булсагыз, Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы буенча бүлегенә мөрәҗәгать итегез яки ашыгыч хезмәтләр телефонына шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев