Тәтеш районында кадрлар алышыну
Җәмгыять

Тәтеш районында кадрлар алышыну

Яңа вазифага билгеләнү.

Гарипов Рәмис Әхмәт улы ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Тәтеш районы идарәсе начальнигы итеп билгеләнде.

Ул 1974 елның 6 маенда ТАССРның Апас районы Кече Болгаер авылында туа. Н. Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен тәмамлый.   

Хезмәт юлын Тәтештә “Скиф” КФХда ветеринария табибы вазифасыннан башлый. Төрле вакытларда Тәтеш районы дәүләт ветеринария оешмасының эпизоотиягә каршы отрядында ветеринария фельдшеры, Тәтеш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге баш белгече, “Элита” ГПП ГПУның селекция-нәсел хезмәте начальнигы, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелектә нәсел эше буенча Баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсенең Тәтеш районы буенча селекция-нәсел хезмәте начальнигы, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Тәтеш районында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары, Тәтеш районы дәүләт ветеринария оешмасы начальнигы – баш ветеринария табибы булып эшли. 

фото: архив/Авангард
 


Нет комментариев