20 сентябрь – Урман һәм урман эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне.
Тәтеш районының урман тармагы хезмәтчәннәрен һәм ветераннарын район башлыгы Рәмис Сафиуллов котлый:
– Бүген урман хуҗалыгы һәм урман сәнәгате комплексының аңа бәйле тармаклары ил, республика һәм район өчен мөһим булган күп кенә мәсьәләләрне – экологиядән алып икътисадка кадәр хәл итүдә катнаша.
Урман тармагында туган ягыбызның матурлыгы һәм байлыгы өчен гаять зур җаваплылык тойгысы булган кешеләр эшли. Сезнең эшегез әһәмиятле һәм бәяләп бетергесез, чөнки сез безнең урман байлыкларын саклыйсыз, яклыйсыз һәм арттырасыз.
Урманны саклауга һәм яклауга бөтен гомерен багышлаган ветераннарга аерым рәхмәт сүзләре!
Сезгә нык сәламәтлек, эшегездә уңышлар, куелган барлык бурычларыгызны үтәвегезне, гаилә бәхете, тынычлык һәм иминлек телим!
Нет комментариев