Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтеш шәһәренең көнбатыш өлешендә урнашкан Людоговка зиратында өмә узды

Игелекле шәһәрлеләр иртәдән үк эшли башлады.

(Тәтеш, 31 август, «Тәтеш таңнары»). Бүген Тәтеш шәһәренең көнбатыш өлешендә урнашкан Людоговка зиратында өмә узды.

Игелекле шәһәрлеләр иртәдән үк эшли башлады. Күбесенчә якын-тирәдәге : Комсомол, Октябрь, М. Горький һәм башка урамнардагы кешеләр килгән иде. Алар берникадәр киңәшләшкәннән соң, зиратның уң ягында үскән каен үсентеләрен җыярга булдылар. Кемдер үзе белән балта, кемдер пычкы алып килгән.

Кызу эш башланып китте.

Алексей Власов белән Володар Тимофеев яшь агачларны кисәләр.

Анатолий Нестеров әйтүенчә, өмә оештырырга уйлау - дөрес карар.
"Әгәр без, шәһәр кешеләре эшләмәсә, тагын кем җыештырыр. Бүген монда килгән һәркемнең биредә туганнары җирләнгән", - диде ул.

Башкарма комитетның эшләр белән идарә итүчесе Андрей Маршев әйтүенчә, эш кайный. Зират территориясенең иске коймасы урынында яңасы урнаштырылачак. Шулай ук, өмәдә күбрәк кешенең катнашуын теләр идем, чөнки булачак чара турында алдан социаль челтәрләрдә һәм район газетасы сайтында хәбәр ителде, дип билгеләп үтте. Аннары ул килүчеләргә, бүген зират территориясендә чисталык, тәртип урнаштыручыларга рәхмәт белдерде.

Агачларны һәм куакларны җыю өчен техниканы ТР ДОСААФының Тәтеш автомәктәбе начальнигы Александр Колсанов биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев