Акция Донбасста сугышта һәлак булган балаларны искә алу көненә багышланган.
27 июль көнне Тәтеш шәһәренең Үзәк паркында Донбасста сугышта һәлак булган балаларны искә алу көненә багышланган «Донбасс балаларын искә алыйк» Бөтендөнья акциясе узган.

Акция барышында оештыручылар шәһәр халкы һәм кунаклары белән әңгәмә үткәргәннәр һәм катнашучыларга тынычлык символы буларак кәгазь күгәрченнәр тапшырганнар.

фото: tetushi.tatarstan.ru
Нет комментариев