Тәтеш үзәк район хастаханәсендә беренче сыйныфка барачак укучыларны хөрмәтләделәр
Җәмгыять

Тәтеш үзәк район хастаханәсендә беренче сыйныфка барачак укучыларны хөрмәтләделәр

Быел район хастаханәсе хезмәткәрләренең дүрт баласы беренче тапкыр мәктәп парталары артына утырачак.

Тантаналы шартларда баш табиб Булат Кашапов балаларга үгет-нәсыйхәт сүзләрен әйтте. Булачак укучыларга мәктәп портфельләре алу өчен сертификатлар һәм татлы бүләкләр тапшырылды.

Профсоюз комитеты вәкилләре беренче сыйныф укучыларына укуларында уңышлар теләделәр, ә аларның әти-әниләренә канцелярия кирәк-яраклары сатып алу өчен премия бирделәр.

Чара барышында булачак беренче сыйныф укучыларына җылы сүзләр һәм изге теләкләр яңгырады! Хәерле юл, белем иленә!


Нет комментариев