Өстәмә белем бирү үзәге хәбәр итә.
(Тәтеш, 1 аперель, “Тәтеш таңнары”). 2023 елның 30 мартында «Без бергә» Республика балалар халык иҗаты фестиваленең муниципаль этабы җиңүчеләре Тәтеш районы исеменнән Иске Чүпрәле авылында узган фестивальнең зона этабында катнаштылар. Фестиваль халык иҗаты өлкәсендә балаларның сәләтләрен ачыклау, үстерү, аларга ярдәм итү һәм аларны этномәдәни мирас кыйммәтләренә кертү максатыннан үткәрелә.
Үз номерларын «Келуне» вокаль мордва ансамбле, «Тан йолдызы» бию коллективы, «Ялгат» бию коллективы тәкъдим итте. «Художественное слово» номинациясендә Маслова Алина һәм Шитова Карина, «Народный вокал» номинациясендә Карягина Анастасия чыгыш ясады. ЦДО педагогларыннан торган «Родники» вокаль ансамбле үзен «Иҗат канатлары» номинациясендә тәкъдим итә. Шулай ук зона этабында «Россия сувенирлары» декоратив - кулланма иҗат күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Нет комментариев