Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Тәтешләр, бозга кермәгез!

Яз җитү белән сулыклардагы боз куркыныч була башлый.

Татарстанның Яшел Үзән районында ике балыкчы боз астына төшеп киткән. Әлеге урынга коткаручылар тиз арада килеп җиткәннәр һәм 66 яшьлек ир-атны судан чыгарганнар, ул инде, ни аяныч, исән булмаган. Коткару төркеме водолазлары хәзерге вакытта икенче балыкчыны эзли. 

– Язгы ташу вакыты якынлаша. Елгаларда боз көп­шәкләнә, өсте кояш, кар суы белән “ашала”, ә асты агым белән юкара башлый. Боз кешенең авырлыгын күтәрә алмыйча, аяк астында таралып, боз боткасына әверелергә мөмкин, – дип билгеләп үтә Россия ГТХМ ДИнең ТР буенча кече суднолар дәүләт инспекциясе үзәгенең Кама Тамагы инспекторлык участогының кече суднолар буенча өлкән дәүләт инспекторы Алексей Ананьев.  

Истә тотарга кирәк:
язгы боз астына бик тиз төшеп китәргә мөмкин;
яр буйларында боз аеруча тиз көпшәкләнә башлый;
кар астындагы боз бик тиз кар боткасына әверелә.

Ата-аналар!
Балаларны, аеруча да боз кузгалганда, олылар күзәтүеннән башка сулыкка кертмәгез; елгалар яисә күлләр ачылган вакытта боз өстендә булу куркынычы турында аларны кисәтегез. Балаларга язгы ташу вакытында үзләрен тоту кагыйдәләре турында сөйләгез, аларга су янында шаярырга рөхсәт итмәгез, шуклык эшләргә юл куймагыз. Ярылган боз кисәге, салкын су, тиз агым үлем-җитемгә китерә. Язгы ташу вакытында, боз хәтта бераз гына кузгалган булса да, бәхетсезлек очраклары еш кына балалар белән килеп чыгуын истә тотыгыз. Балаларга боз кузгалганда һәм язгы ташу вакытларында ­саклык чараларын аңлатыгыз. 
Үзегезнең гомерегезне куркыныч астына куймагыз! Ташу вакытларында сулыкларга кермәгез!

Әгәр сез бозда бәхетсезлек очрагына тарысагыз, кичекмәстән 112 номеры буенча коткаручыларны ­чакырыгыз. 

фото: архив/Авангард
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев