Тәтеш районында яшәүчеләр Икенче Бөтендөнья сугышы вакыйгасы темасына Халыкара тарихи диктантта катнаштылар.
(Тәтеш, 6 сентябрь, “Тәтеш таңнары”).
– “Җиңү диктанты” Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүгә киң җәмәгатьчелекне җәлеп итү, яшьләрдә тарихи белемне һәм патриотик тәрбияләүне арттыру максатларында үткәрелде, – дип билгеләп үтәләр районның мәгариф бүлеге белгечләре.
Аларның мәгълүматлары буенча, “Җиңү диктанты”нда 360 кеше катнашкан. Катнашучыларга 25 биремне үтәргә, хәрби-тарихи темага кагылышлы 20 сорауга, төбәк темасы буенча 5 сорауга җавап бирергә кирәк булган. Җаваплар тикшерү өчен Төбәкнең мәгълүматлар эшкәртү үзәгенә җибәрелгән.
фото: скриншот
Нет комментариев