Тәтешле «Софиум» олимпиадасының йомгаклау этабында катнашачак
Финалда Россиянең 46 төбәгеннән 106 укучы катнашкан.
Тәтешнең 1нче урта мәктәбе 10 "Б" сыйныф укучысы Марина Кузнецова Татарстан Республикасы җыелма командасы составында «Софиум» олимпиадасының йомгаклау этабында катнашачак.
Мәктәп укучыларының сайлау хокукы һәм сайлау процессы мәсьәләләре буенча Бөтенроссия олимпиадасының финал сынаулары Россия Үзәк сайлау комиссиясендә 17-19 март көннәрендә интеллектуаль уен рәвешендә узачак.
Финалда Россиянең 46 төбәгеннән 106 укучы катнашкан. «Софиум» Бөтенроссия олимпиадасының гомуми нәтиҗәләре Россия Үзәк сайлау комиссиясе утырышында 19 мартта билгеле булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев