Тәтешлеләр урманнарда көрән аю очратырга мөмкиннәр
Шулай ук көрән аюлар Татарстанның Саба, Теләче, Мамадыш, Арча, Биектау һәм башка районнарында очрый.
(Тәтеш, 2 август, «Тәтеш таңнары»). ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР биоресурслар буенча Дәүләт комитеты рәисе Федор Батков хәбәр иткәнчә, Татарстандагы мәйданнарның 7 процентын аеруча саклана торган табигый территорияләр биләп тора. Соңгы биш елда аларның мәйданы 20 процентка артып, 465 мең гектарга җиткән. Шулай ук, көрән аюларның саны арту сәбәпле, аларны Татарстанның Кызыл китабынан чыгарырга планлаштыралар.
"Татарстан Республикасының Кызыл китабының чираттагы басмасына әзерлек эшләре бара. Бу эш җентекле һәм кешеләрнең югары квалификациясе булуын таләп итә. Әлегә көрән аю кызыл китапта, әмма сирәк төрләр буенча комиссиянең тәкъдиме бар [аны ТР Кызыл китабының киләсе басмасыннан чыгарырга], һәм аны күпләр хуплады", — дип хәбәр иткән КФУ профессоры Татьяна Рогова.
Галимнәр әйтүенчә, аюлар башка төбәкләрдән күченү аркасында үрчегән. Көрән аюлар Саба, Теләче, Мамадыш, Арча, Биектау, Тәтеш һәм башка районнарда очрый.
ТР биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе шулай ук урманнарда кыргый хайваннар белән очрашканда гөмбәчеләргә нәрсә эшләргә кирәклеген сөйләгән.
"Аюлар куркак һәм сак. Урман буйлап тавышланып йөрергә кирәк. Ташлану көтелмәгән хәл булганда барлыкка килә, ләкин югалып калырга кирәкми, югарыга басып, кулларыңны күтәрү һәм тавыш чыгару, үзеңнең аңардан да биегрәк икәнеңне күрсәтү яхшырак. Шуннан соң аю чигенәчәк, — дип киңәш биргән Батков.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев