(Тәтеш, 28 март, “Тәтеш таңнары”).
«Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын алга җибәрү» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында Тәтешнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта социаль хезмәтләр алучылар өчен медицина тикшерүе үткәрелә.
Атна дәвамында биредә 7нче шәһәр клиник хастаханәсеннән һәм республика офтальмология клиник хастаханәсеннән мобиль комплекс белгечләре эшли. Өлкән яшьтәге кешеләрне невролог, кан тамырлары хирургы, кардиолог, офтальмолог һәм уролог кабул итә. Белгечләр кабул иткәннән соң социаль хезмәтләр алучыларга дәвалау курслары билгеләнә, өстәмә тикшерүләр һәм госпитализациягә юнәлешләр бирелә.
Нет комментариев