Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тәтештә «Дөнья гаиләдән башлана» дип исемләнгән ял кичәсе булып узды

Гаилә елына багышланган «Дөнья гаиләдән башлана» дип исемләнгән ял кичәсе булып узды.

26 июнь Тәтеш район мәдәният йортында Россиядә Гаилә елына багышланган «Дөнья гаиләдән башлана» дип исемләнгән ял кичәсе булып узды. Бу хакта Тәтеш район мәдәният йорты хәбәр итә.

Чарада иҗади, күп балалы гаиләләр һәм махсус хәрби операциядә канашучыларның гаиләләре җыелган иде.Бәйрәмдә катнашучылар иҗади рәвештә үз гаиләләрен тәкъдим иттеләр, талантларын күрсәттеләр, «Гаилә хәзинәләре сандыгы», «Көй уйлап кара!», «Караоке», «Тәрҗемәче», «Супер уен» викториналарында һәм күңел ачу, бию конкурсларында катнаштылар. Балалар әти-әниләре белән бергә гаилә турында мәкальләр һәм әйтемнәр белү буенча ярыштылар, гаилә бердәмлеге символы булган дуслык, мәхәббәт гаилә муенсасын булдыруда катнаштылар. Кичә дәвамында кунаклар һәм катнашучылар өчен үзешчән сәнгать артистлары башкаруында яраткан җырлар яңгырады.

фотоларны Алена Федорова тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев