Тәтештә «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» конкурсының зона этабы узды
Җәмгыять

Тәтештә «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» конкурсының зона этабы узды

Анда Тәтеш, Апас, Буа, Чүпрәле, Кама Тамагы һәм Кайбыч муниципаль районнары укытучы көч сынашты.

Кичә, 13 февраль, Тәтеш муниципаль районы базасында «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия педагогик осталык конкурсының зона этабы узды. Иң яхшы исем өчен көрәштә республиканың алты районы: Тәтеш, Апас, Буа, Чүпрәле, Кама Тамагы һәм Кайбыч муниципаль районнары укытучы көч сынашты.

Конкурста катнашучылар үзләренең инновацион укыту методикаларын, туган телне һәм әдәбиятны тирәнтен белүләрен, шулай ук үсеп килүче буынны укытуга иҗади якын килүләрен күрсәттеләр.

Тәтеш районын Беденге төп мәктәбенең туган тел укытучысы Юнусова Гөлнара Рәис кызы лаеклы тәкъдим итте.

Зона этабында җиңүчеләрнең исемнәре соңрак игълан ителәчәк. Аларга үз районнарын республика дәрәҗәсендә тәкъдим итәргә туры киләчәк.

Барлык катнашучыларга киләчәктә дә игелекле хезмәтләрендә уңышлар телибез!

фото: 


Нет комментариев