Тәтештә «Куркынычсызлык белгечләре» викторинасы булды
Җәмгыять

Тәтештә «Куркынычсызлык белгечләре» викторинасы булды

Анда Тәтеш А.А. Соколовский исемендәге 2 нче урта мәктәбенең 5 «Б» сыйныфы укучылары катнашты.

Балалар китапханәсендә Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган «Куркынычсызлык белгечләре» викторинасы булды, анда Тәтеш А.А. Соколовский исемендәге 2 нче урта мәктәбенең 5 «Б» сыйныфы укучылары катнашты. Бу хакта Балалар китапханәсе хәбәр итә.

Китапханә хезмәткәрләре укучыларга әлеге истәлекле датаның барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр. Мавыктыргыч уен барышында балалар үз-үзләрен куркынычсыз тоту кагыйдәләре турында белемнәрен күрсәтеп кенә калмадылар, төрле тормыш хәлләрендә ориентлашырга ярдәм итәчәк кыйммәтле мәгълүмат та алдылар.


Нет комментариев