Реклама
Җәмгыять
Тәтештә мәдәният хезмәткәрләре бүләкләнде
Чәршәмбе көнне район мәдәният йортында мәдәният тармагы хезмәткәрләренең район киңәшмәсе булды.
(Тәтеш, 31 март, “Тәтеш таңнары”).Залда уртак максат берләштергән – Россиянең һәм Татарстанның тарихи, әдәби, рухи мирасын саклаучылар һәм арттыручылар җыелды.
– Авылларда да, шәһәрдә дә район һәм республика күләмендәге бер генә чара да сезнең катнашыгыздан башка узмый. Һәркем үзеннән өлеш кертә. Сезнең белән без – команда, һәм без Тәтеш районы хакына бергәләп эшләүне дәвам итәчәкбез, – дип мөрәҗәгать итте мәдәният хезмәткәрләренә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Николаева.
Район башкарма комитетының мәдәният бүлеге начальнигы Юрий Сиякин һәм мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты рәисе Гүзәл Ибраһимова да җыелучыларга тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен белдерделәр. Тантаналы өлештән соң профиль секцияләр буенча эшлекле киңәшмә булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев