Тәтештә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе уза
Җәмгыять

Тәтештә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе уза

Хәйрия акциясе кысаларында «Яңа Гасыр» яшьләр мәдәни-күңел ачу үзәгендә уку елы башлануга багышланган тантаналы чаралар узды.

Педагогларга, ата-аналарга һәм балаларга сәламләү сүзе белән район башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Садриев һәм район башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Кирилина мөрәҗәгать иттеләр һәм яңа тормыш этабында уңышлар теләделәр.

Авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдән 45 беренче сыйныф укучысына яңа портфельләр бирелде. Портфельләр махсус хәрби операция зонасында Россия мәнфәгатьләрен яклаучыларның беренче сыйныфка баручы сабыйларына да тапшырылды. Шулай ук сугышчыларның мәктәптә укучы балалары мәктәп кирәк-яраклары алу өчен акчалата сертификатлар алдылар.

Районда хәйрия акциясе дәвам итә. Мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр оешма-предприятиеләрдә беренче сыйныф укучыларына тапшырыла.

Быел районда беренче сыйныфка барлыгы 125 бала барачак.


Нет комментариев