Җәмгыять

Тәтештә машина йөртү осталыгының “Автобабай-2022” район конкурсы булды

Конкурста җиде шофер катнашты.

(Тәтеш, 7 октябрь, “Тәтеш таңнары”). Тәтештә автомәктәп базасында машина йөртү осталыгының “Автобабай-2022” район конкурсы булды.

Ике этапта узган конкурста җиде шофер катнашты. Алар “Юл хәрәкәте” этабында юл хәрәкәте кагыйдәләренең теоретик белемендә тикшерү үттеләр, ә “Классик тизлек маневрлары” этабында машина йөртү осталыгын күрсәттеләр. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны Игорь Казаев алды, икенче урында – Сергей Адаев, Илдус Камалиев өченче булды.
 


Нет комментариев