Җәмгыять

Тәтештә «Сәламәт әни - сәламәт бала» бөтенроссия акциясе узды

Балалар үтеп баручыларга сәламәт яшәү рәвеше алып бару, үсеп килүче буынга үрнәк булырга кирәклеге турында искә төшерделәр.

(Тәтеш, 1 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Сәламәтлекне саклау декадасы кысаларында Тәтеш 2нче урта мәктәбенең 5Б сыйныф укучылары, "ЅаМоЅтоятельные дети" өстәмә белем бирү берләшмәсендә тәрбияләнүчеләр (җитәкчесе Врясова Н.П.) шәһәр урамнарында "Сәламәт әни-сәламәт бала" дигән акция үткәрделәр.

Балалар үтеп баручыларга сәламәт яшәү рәвеше алып бару, үсеп килүче буынга үрнәк булырга кирәклеге турында искә төшерделәр. Акциядә катнашучыларның барысына да открыткалар - кояш, уңдырышлылык, шатлык һәм иҗади активлык символы буларак  кызгылт - сары йөрәкләр тапшырылды


Нет комментариев