Җәмгыять

Тәтештәге үзәк китапханәсендә «Хатын-кызлар һәм яз турында» дип исемләнгән чара уздырганнар

Чарада хатын-кызлар турында шигырьләр, җырлар, танылган персонажлардан видеокотлаулар яңгыраган.

(Тәтеш, 7 март, “Тәтеш таңнары”). Тәтештәге үзәк китапханәнең китап укучыларына хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап, «Хатын-кызлар һәм яз турында» дип исемләнгән китапханә калейдоскобы уздырганнар.

Чарада хатын-кызлар турында шигырьләр, җырлар, танылган персонажлардан видеокотлаулар яңгыраган. Катнашучылар төрле викториналарда, уеннарда, конкурсларда катнашканнар. Яз, шигърият һәм шатлык мохитендә очрашу барышында кунакларга бәйрәм сувенирлары тапшырылган. Әлеге бәйрәмгә күргәзмә әзерләнгән, анда үзләрен төрле өлкәләрдә күрсәткән хатын-кызлар турындагы мәгълүматлар белән дә танышу мөмкинлеге булган.


Нет комментариев