Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

«Татпотребсоюз» һәм Сбербанк авыл халкына автолавка, мобиль офислар эшен синхронлаштырды

«Татпотребсоюз» һәм Сбербанк авыл халкына автолавка, мобиль офислар эшен синхронлаштырды

Татарстан Республикасы авыл халкына хезмәт күрсәтүләрдән файдалану мөмкинлеген арттыру максатларында «Татпотребсоюз» һәм Сбербанк үзләренең күчмә бүлекчәләренең – автолавкаларның һәм мобиль офисларның эш графикларын синхронлаштыру турында карар кабул итте. Әлеге инициатива авыл кешеләренә, вакытларын һәм акчаларын азрак сарыф итеп, бер чыгуда берьюлы берничә хезмәт күрсәтүдән файдалана алу мөмкинлеген бирәчәк. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татпотребсоюз» халыкка хезмәт күрсәтүдә мөһим социаль роль уйный, ул 2 меңнән артык торак пунктны азык-төлек һәм хуҗалык товарлары белән тәэмин итә, шуларның 1300енә 135 автолавка хезмәт күрсәтә. 2025 елда ваклап сатуда товар әйләнеше күләме 6,7 млрд сум булган. Мобиль сәүдәне үстерүгә аерым басым ясала. Заманча җиһазландырылган һәр автолавка авылларда тормыш алып баруда нык ярдәм итә, ул азык-төлек продуктларын гына түгел, кулланучылар җәмгыятенең үз продукциясен дә тәкъдим итә, ай саен 390 мең сумга кадәр табыш китерә һәм ул ерак авылларның аерылгысыз өлешенә әверелгән.

Сбербанкның мобиль офислары, үз чиратында, үзенең стационар бүлекчәләре булмаган торак пунктларда банк хезмәтләренең тулы спектрын тәкъдим итә. Кешеләр карталар рәсмләштерә, счетлар ача, акчалар күчерә һәм түләүләр ясый, шулай ук белгечләрдән консультацияләр ала ала. Моны автолавкаларның эш графигы белән синхронлаштыру авыл халкына, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләргә һәм хәрәкәтләре чикле булучыларга бер үк вакытта көндәлек кирәк-ярак товарларын сатып алу мәсьәләләрен дә, финанс операцияләрен дә хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Синхрон юлга чыгу эш графиклары турында мәгълүматны сылтама аша белергә мөмкин.

Фото: agro.tatarstan.ru

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatpotrebsoyuz-ham-sberbank-avyl-xalkyna-avtolavka-mobil-ofislar-esen-sinxronlastyrdy-5925299

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев