Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

«Тату гаилә - матур гаилә»

Бәйрәмдә мәктәбебезнең иң кечкенә укучылары - 5 сыйныф кадетлары катнашты.

Тәтеш кадет-интернат мәктәбендә Гаилә елы ябылуга багышланган «Тату гаилә - матур гаилә» бәйрәме узды. Чара туган тел һәм әдәбият буенча «Туган телем - халкым теле» проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде (укытучы: Сиякина Н.Р.)

Бәйрәмдә мәктәбебезнең иң кечкенә укучылары - 5 сыйныф кадетлары катнашты. Ямьле итеп бизәлгән залда тантаналы музыка яңгырады, матур киенгән малайлар һәм кызлар бәйрәм мохитенә чумдылар. Чара барышында кадетлар халкыбызның милли уеннарында катнаштылар, күңелле җырлар җырладылар, гаилә турында рус һәм татар телләрендә мәкальләр һәм шигырьләр белүдә ярыштылар.

Бәйрәм азагында чарада катнашучылар һәм кунаклар чәй өстәленә җыелдылар. Тәмле итеп әзерләнгән милли рызыклар укучыларның һәм кунакларның күңеленә хуш килде. 

фото: tetushi.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев