Тәүлек әйләнәсе эшлиләр
Җәмгыять

Тәүлек әйләнәсе эшлиләр

10 ноябрь - Россиядә Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне.

(Тәтеш, 10 ноябрь, “Тәтеш таңнары”, Лина Тихонова, Дмитрий Климашин фотосы). Әлеге системада участок уполномоченныйларының хезмәте зур әһәмияткә ия, алар үзләренә беркетелгән территориядә тәүлек әйләнәсе диярлек эшлиләр һәм анда яшәүче гражданнарны барлык ­танышларына караганда да якыннанрак беләләр.

Хезмәт стажы 18 ел булган полициянең участок уполномоченныйлары һәм балигълык яшендә булмаучылар эш­ләре бүлеге начальнигы, полиция майоры Илшат Ногуманов газета хәбәрчеләре белән әңгәмә барышында хезмәт кол­лективының бердәм, эшкә сәләтле, куелган бурычларны хәл итә белүен билгеләп үтте.

– Мин хезмәткә урнашканда әле милиция иде, районда участковыйларның штаты 17-18 кешене тәшкил итте – дип сөйли Илшат Рифкать улы. – Хәзерге вакытта минем белән тугыз кеше бар. Иң зур территория Тәтеш шәһәре, әлбәттә, анда дүрт участковый эшли, шулардан әлеге вазифада Александр Филиппов һәм Андрей Никоноров өч елдан күбрәк хезмәт куя, быел коллективка Олег Брязяков уңышлы гына килеп кушылды, Валерий Сумбаев өйрәнү­ләр уза. Остазлык тәҗрибә­се бездә гадәткә кертелгән, тәҗрибәле һөнәр ияләре үз үрнәкләрендә, киңәшләре бе­лән яшь кадрларга эштә тизрәк җайлашып китәргә, сәләтләрен ачарга ярдәм итә­ләр. Тәҗрибәле шундый участ­ковыйларның берсе, аның хезмәт стажы 20 елдан күбрәк, Тархан зона­сына җитәкчелек итүче Фәнил Камалетдинов үзенең хезмәттәшләренә һәр­чак киңәшен биреп, ярдәм итә. Аның белән бергә Сергей Волков эшли, ул ЮХИДИдан күп­тән түгел безнең бүлеккә күчте. Участковыйлар Александр Васин белән Семен Кириллов Буа ягындагы район территориясендә нә­тиҗәле эш алып баралар.  

Бүлек җитәкчесе һәр хезмәт­кәрнең сайлап алган һөнәренең бөтен нечкәлек­ләрен тырышып өйрәнүләрен билгеләп үтә. Административ участокны йөреп чыгу, ул атнасына 15-20 тапкыр була, гражданнарның мөрәҗә­гать­­ләрен карау, атнасына өч тапкыр гражданнарны кабул итү алып барыла, аларның хез­мә­тендә төп эшләү рәвеше булып тора. Участковыйлар баш­ка­рылган эшләре турында ел саен халык алдында хисап ­тоталар.

Моннан тыш, участковыйлар төрле чаралар үткәргәндә җәмәгать тәртибен саклауда катнашалар, “Уылдык чәчү” опе­рацияләрендә коллегалары белән хезмәттәшлек итәләр, ЮХИДИ ягыннан атна саен район юлларында административ хокук бозуларны булдырмау өлешендә хезмәт куялар. Әгәр полиция бүлегенә пульт буенча хәбәр килсә, участковый шушы чакыру буенча үз участогына бара, ул тәүлек әйләнәсе элемтәдә булырга тиеш. 

– Ышанып тапшырылган учас­токта безнең һәр­кайсыбыз булган хәлне белеп торырга тиеш, – ди Илшат Ногуманов. – Ә моның өчен кешеләр белән эшләргә, аларга игътибарлы булырга, һәркемнең җаен табарга кирәк. 

Кешеләрнең синең га­мәл­­ләреңә рәхмәт әйтүе, кем­неңдер тормышында катнашу кеше­ләргә яхшылык китерүен күрү эше­бездә зур этәргеч булып тора, дип уртаклашалар участковыйлар, алар районда яшәүче өл­кән буыннан “рәхмәт” сүзен еш ишетәләр. 

Райондагы эчке эшләр бүлеге участковыйларының хезмәте республика дәрәҗәсендә дә лаек­лы бәяләнә – агымдагы елның тугыз ае нәтиҗәләре буенча тәтешлеләр 21 бүлек арасында мактаулы өченче урынны биләп торалар.


Нет комментариев