Тавыш бирү урыннарында күзәтүчеләр дә утырган
Иң мөһиме - тавыш бирүнең барлык төрләрен тиешенчә тәэмин итү
(Тәтеш, 1 июль, "Тәтеш таңнары"). Татарстанның иҗтимагый палатасы Россия конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү участокларына 16 меңнән күбрәк күзәтүче җибәрелүе хакында белдергән ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева гомумроссия тавыш бирүнең республика матбугат үзәгендә.
"Иҗтимагый палатадан барлыгы 16 мең 543 күзәтүче җибәрелде. Алар тавыш бирүнең барлык этапларында да эш графиклары буенча бүленгән иде. Иң мөһиме - тавыш бирүнең барлык төрләрен, шул исәптән йорт яны участокларында һәм өйдә тавыш бирүне тәэмин итү. 25 июньдә барлык күзәтүчеләр дә участокларда иделәр", - дигән ул.
Зилә Вәлиева билгеләп үткәнчә, бүгенге тавыш бирү күзәтүчеләр өчен зур әһәмияткә ия. "Участокларда алты-җиде кеше эшли. Җидешәр кеше булган өч участокта булдым, башка көннәрдә икешәр-өчәр кеше иде. Бүген участокларда тавыш бирүнең башка көннәренә караганда күзәтүчеләр күбрәк утыра", - дип аңлаткан ул.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев