Тавыш бирүдә катнашучыларга иминлек чаралары күреләчәк
Сайлау участокларында шәхси саклануны кайгыртачаклар.
(Тәтеш, 10 июнь, “Тәтеш таңнары”). РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирү көнендә гражданнарга сайлау участокларында шәхси саклану чаралары күреләчәк. ТРның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев шул хакта әйтте.
“Без хәзер Татарстанда барлык участок сайлау комиссияләрен шәхси саклану чаралары белән тәэмин итү буенча зур эш алып барабыз. Минем төп бурычларның берсе – сайлау барышында катнашучыларның: комиссия әгъзаларының һәм сайлаучыларның иминлеген тәэмин итү. Без аларга битлекләр, перчатка һәм дезинфекцияләү чаралары таратачакбыз: аларны сайлау участогына керә һәм чыга торган урыннарда алып булачак”, – дип белдергән Андрей Кондратьев.
Ул ассызыклап үткәнчә, сайлау участокларына шәхси саклану әйберләреңне үзең белән алып килү – иң яхшысы.
“Һәр участокта термометрия узу мөмкинлеге, перчатка, битлек һәм ручка алып булачак. Без тавыш бирүдә катнашучылар белән элемтәгә кермәячәкбез. Тавыш бирергә килгән кеше сайлау комиссиясе әгъзасына билгеле бер арадан паспортын ачып күрсәтәчәк, без аны журналда теркәячәкбез, сайлаучы өстәлдә яткан бюллетеньне алачак. Шуннан соң ул тавыш бирү кабинасына керәчәк, анда да берникадәр үзгәреш бар. Роспотребнадзор таләбе белән, кабинаның алгы ягы булмаячак. Моның буенча инде эш алып барыла”, – дип искәрткән ТРның үзәк сайлау комиссиясе рәисе.
Ул сайлау участокларында кешеләрнең керү-чыгү юнәлеше икегә бүленәчәген әйткән. Сайлаучылар бер ишектән керәчәк, икенчесеннән чыгып китәчәк.
РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү бюллетеньнәрен сак астында 65 территориаль сайлау комиссиясенә китерәчәкләрен “Татар-информ” агентлыгы хәбәр иткән иде инде.
фото: Татар-информ/Рамиль Гали
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев