Түбән Тарханда кич утыру гадәте саклана
--------
(Тәтеш, 11 сентябрь, Тәтеш таңнары).
– Авылда яшәгән халкым кич утыруларның ни кадәрле күңелле булуын яхшы белә. Бигрәк тә өлкән буын, – ди авылның “Ак калфак” бүлеге җитәкчесе, мәдәният хезмәткәре Гүзәл Шәмсетдинова. – Яшьләр хәзер моны әби- бабайлардан ишетеп яки телевидениедән күреп кенә беләләр.
Әңгәмәдәшебез уртаклашканча, Түбән Тархан авылы аккалфаклары, иске йоланы яңартып, елга буенда күңел ачканнар. Учак янында гармунга кушылып җырлашканнар, биешкәннәр, халык уеннарын рәхәтләнеп уйнаганнар. Чишмә суыннан күмер самавыры куеп, тәмләп чәй дә эчкәннәр.
– Җәйге җылы төндә учак яктысында кич утырулары җанга рәхәт икән. Әби-бабаларыбыз шуңа да яшь вакытларында болында, инеш буйларында бергәләп матур итеп кич утырган да инде, – дип билгеләп үтә Гүзәл Наил кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев