Түбән Тарханда “Кызыл тасма көне” акциясе узды
Түбән Тархан авылы клубы мөдире һәм китапханәчесе Гүзәл Шәмсетдинова СПИД белән Бөтендөнья көрәш көне уңаеннан “Кызыл тасма көне” акциясе оештырып уздырган.
(Тәтеш, 4 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Әлеге акция барышында мәдәният хезмәткәре авыл кешеләренә кызыл тасмалар өләшкән, СПИД проблемасы хакында сөйләгән, үзеңне һәм якыннарыңны әлеге чирдән ничек сакларга кирәклеге хакындагы мәгълүматлар белән таныштырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев