Рособрнадзор мәгълүматлары буенча, Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру барышында массакүләм закон бозулар әлегә теркәлмәгән.
(Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). 2019 елгы БДИның төп дулкынында катнашучы 522 кешене төрле закон бозу очраклары өчен имтиханнан чыгарып җибәргәннәр. Бу хакта «РИА Новости» агентлыгы Рособрнадзорның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
«Имтихан вакытында аларның 223ендә – мобиль телефоннар, 219ында шпаргалкалар табылган», - диелә ведомство хәбәрендә.
Моннан тыш, имтихан тапшырганнан соң чыгарылыш сыйныф укучылары интернетка биремнәре белән БДИның 14 контроль-үлчәү материалын урнаштырган, бу да закон бозу санала. Аларны кемнәрнең урнаштырганы ачыкланды инде, дип искәрттеләр Рособрнадзорда.
«Закон бозулар массакүләм төскә ия түгел. Әмма алга таба белем алу планнарын куркыныч астына куйган чыгарылыш сыйныф укучылары бар», - диде ведомство җитәкчесе Сергей Кравцов.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/09/187791/
Нет комментариев