Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Телләрне өйрәнәбез һәм вокал белән шөгыльләнәбез”

Богдашкино гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Эвелина Торгашова “Дуслык” рес­публика профильле сменада катнаша.

 (Тәтеш, 7 июль, "Тәтеш таңнары", Руслан Багиров, фото Эвелина Торгашова архивыннан). Богдашкино гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Эвелина Торгашова “Дуслык” рес­публика профильле сменада катнаша.

Ул Лаеш районы шифаханәсе базасында уза һәм милләт­ара аңлашу, төрле милләт балалары арасында дуслык мөнәсәбәтләрен үзләренең культураларына, этно-мәдәни кыйммәтләргә һәм гореф-гадәтләргә әхлакый-этник потенциал булдыру максатында оештырылган.

“Без театр күренешләре куябыз, экскурсияләргә барабыз, инглиз, бурят, грузин, төрек, әрмән телләрен өйрәнәбез. Хореография һәм вокал белән шөгыльләнәбез”, – дип уртаклашты Эвелина.

Кыз һәрбер көненең минутлап диярлек язып куелган булуын, шулай булгач ямансуларга вакыты калмавын яшерми. Смена 11 июльгә кадәр дәвам итә, мәктәп укучысы хәзер инде яңа дуслар тапкан һәм файдалы күп мәгълүматлар белгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев