Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Төерле дерматит – куркыныч чир

ТР буенча Россельхознадзор Идарәсе РФ территориясендә мөгезле эре терлекләрдә йогышлы төерле (нодуляр) дерматитның эпизоотик торышы кискенләшүе турында хәбәр итә.

(Тәтеш, 26 сентябрь, "Тәтеш таңнары").  “Удмуртия Республикасында, Саратов, Омск, Новосибирск өлкәләрендә 2019 ел башыннан мөгезле эре терлекләрнең төенле дерматит чиренең 8 очрагы ачыкланды, – дип хәбәр итә дәүләт инс­пекторы Гөлнара Арсланова. – Мөгезле эре терлекләрнең төерле дерматиты (тиредәге төерләр, төерле экзантема, йогышлы төерле дерматит) – бизгәк, тире астын берләштергән тукыманың һәм органнарның шешенүе, тире төерләре барлыкка килү, күзләр, сулыш һәм ашкайнату трактларының лайлалы тышчасы зарарлану белән күзәтелә торган инфекцияле чир. Вирус зарарланган тире капламы, селәгәй, борын, сөт аша бүленеп чыга. Авыру терлекләр һәм кан суыручы бөҗәкләр, черки, москитлар һәм чебеннәр кебек шундый вирус йөртүчеләр инфекцияне китереп чыгару чыганагы булып тора. Кеше төерле дерматит вирусына бирешмәүчән”.
Мөгезле эре терлекләрнең төерле дерматитын җәелдермәүгә юл куймау максатларында санкциясез күчерү һәм мөгезле эре терлекләрне, терлекчелек продукцияләрен законсыз сатуга юл куймауга юнәлтелгән  чаралар; профилактикалау, диагностика, дәвалау, мөгезле эре терлекләрнең йогышлы төерле дерматит таралуына чик куюга һәм бетерүгә юнәлтелгән чикләү чаралары кулланырга кирәк. Дерматит булуга шикләнгән вакытта кичекмәстән ветеринария органнарына хәбәр итү, авыру малларны аерып урнаштыру зарур. Бары тик профилактика чарасы гына төбәкнең иминлеген сакларга һәм әлеге куркыныч чирнең безнең яклардагы территория­ләргә үтеп кермәскә мөмкинлек бирәчәген истән чыгармаска кирәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев