Тикшерүләр туктатылды
Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе 2020 елның 1 маена кадәр җир законын үтәүнең планлы һәм планнан тыш тикшерүләр үткәрү туктатылуын хәбәр итә.
(Тәтеш, 12 апрель, «Тәтеш таңнары»). Карар Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән кабул ителде.
Планнан тыш тикшерүләр бары тик гадәттән тыш хәлләрдә генә булырга мөмкин.
Мәсәлән, гражданинның гомеренә, сәламәтлегенә куркыныч янаган очракта, табигый һәм техноген төрдәге гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда.
Моннан тыш, 1 майга кадәрге вакытта җайга салынырга тиешле элек ачыкланган хокук бозуларны бетерү турындагы күрсәтмәләр өч айга чаклы кичектерелгән.
Җир законын бозу белән бәйле сораулар килеп чыккан очракта, Татарстан Республикасы буенча Россия реестры Идарәсенең rosreestr.tatarstan.ru рәсми сайтындагы “Гражданнар мөрәҗәгате” бүлегендә күрсәтелгән телефоннар буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев