Питомник клубы хәбәр итә
(Тәтеш, 10 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). Питомник клубы "Көзге мәрхәмәтлек " атнасын "Тимур десанты" акциясе белән дәвам итте.
Тимурчылар тыл хезмәткәре Е.Кильганова янына барып, аның хуҗалыгында хәл кадәренчә ярдәм күрсәттеләр. Өй тирәсен җыештырдылар, яшелчә һәм алмалар җыйдылар. Хуҗабикә балаларга олы рәхмәтләрен җиткерде.
Нет комментариев