Тәлгать Хәкимов: “Мин хезмәт иттем...”
Җәмгыять

Тәлгать Хәкимов: “Мин хезмәт иттем...”

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне.

(Тәтеш, 23 февраль, “Тәтеш таңнары”).
Тәлгать Хәкимов, Нармонка авылы җирлеге башлыгы:
– Ерак Көн­чыгышта 1983-1985 елларда тимер юл гаскәрлә­рендә хезмәт иттем. Без зур кү­перләр, юллар, әһә­миятле объ­ект­лар сак­ла­дык. Мин хезмәт иткән елларда Бай­кал-Амур ма­гис­трале буйлап поездлар хәрә­кәтенең рәсми рәвештә ачылуы тарихи вакыйга булды, октябрьдә Тында шәһәрендә митинг узды. Юлны тантаналы рәвештә ачу чын бәйрәм булды, барысы да ихлас күңелдән шатландылар, хәтта бә­хеттән еладылар. Тимер юлга күп халык – хәрби хезмәткәрләр, гражданнар, бөтен илдән кешеләр җыелды. Мисалга, Постышево станциясе янындагы Березовка поселогының төп халкы Волгоград ке­шеләреннән тора иде.
Безнең часть Амур ярында урнашкан иде, елга үзенең тиз агымы һәм үтә күренмәлелеге белән таң калдырды, анда метр ярымга кадәрге пошилар да бар, кайчагында безнең янга аюлар да адашып килеп керәләр иде.


Нет комментариев