Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Түләүләр артты

Социаль хезмәтләр җыелмасы күрсәтелгән түләү составында индексация­ләнде.

(Тәтеш, 7 февраль, “Тәтеш таңнары”). Тәтеш районы пенсия фонды идарәсе хәбәр иткәнчә, РФ Хөкүмәте карары (№ 61, 29.01.2020 ел) нигезендә 2020 елның 1 февраленнән райондагы 2816 федераль ташлама алучының айлык акчалата түләве 3 процентка индексацияләнде. Социаль хезмәтләр җыелмасы күрсәтелгән түләү составында индексация­ләнде. Шулай итеп, 1 февральдән социаль хезмәтләр җыелмасы бер айга 1155 сум 6 тиен тәшкил итә, шул исәптән: 
• дарулар белән тәэмин итү – 889 сум 66 тиен; 
• шифаханә-курортта дәвалану – 137 сум 63 тиен; 
• шәһәр яны тимер юл транспортында бушлай йөрүгә, шулай ук шәһәр­ара транспортта дәвалану урынына барып-кайтуга – 127 сум 77 тиен.

Татарстан Республикасында мәетне җирләүгә социаль пособие күләме дә 3 процентка артты һәм 6124,86 сум тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев