Түләүләр турында сораулар һәм җавапларда
------------
(Тәтеш, 8 июнь, "Тәтеш таңнары").
Ай саен бирелә торган 5 мең сум күләмендәге түләү кемгә тиеш?
Ай саен бирелә торган акчалата түләү 2020 елның 30 июненә кадәр өч яшь тулмаган балалары булган барлык гаиләләргә тиеш. Әгәр гаиләдә өч яшькә кадәрге бер бала булса – айга 5 мең сум, әгәр ике икән – айга 10 мең сум түләнә.
Июнь азагында сабыебыз туар дип көтәбез. Мин июнь ае өчен айлык түләүне ала аламмы?
Әйе. Закон нигезендә, айлык акчалата түләү алуга хокук 2020 елның 1 июленә кадәр барлыкка килергә тиеш. Әгәр сезнең балагыз агымдагы елның
30 июнендә туса, ул чакта сез айлык акчалата түләүгә хокукны автомат рәвештә алачаксыз. Әгәр инде бу бер көнгә соңрак булса, ягъни 1 июльдә, бу вакытта өстәмә түләүгә хокук, ни аяныч, юк.
Бер тапкыр бирелә торган 10 мең сум күләмендәге акча кемгә тиеш?
Агымдагы елның 11 маеннан 30 июненә кадәр бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү өч яшьтән 16 яшькә кадәрге һәр балага бирелә, ул гаиләнең ана капиталына хокукы булудан бәйле түгел. Әлеге түләү 2020 елның
1 июненнән бер тапкыр бирелә.
Уналты яшь тулган балаларга бер тапкыр бирелә торган түләү исәпләнәме?
Әгәр балага 11 майга кадәр 16 яшь тулса (Президентның Указы 2020 елның 11 май датасы белән гамәлгә керде, № 317), ул чакта түләү исәпләнми. Акчалата түләү бары тик 16 яшь тулмаган балаларга гына исәпләнә, шулай ук 2020 елның 11 маеннан 30 июнен кертеп 16 яшь тулучыларга.
Әгәр балага июнь азагында 16 яшь тулса, бер тапкыр бирелә торган түләүне алып буламы?
Әйе, була. Закон нигезендә, бер тапкыр бирелә торган түләүгә хокук 2020 елның 1 июленә кадәр барлыкка килергә тиеш. Әгәр балага агымдагы елның 30 июнендә 16 яшь тулса, ул вакытта гаилә бер тапкыр бирелә торган түләү алуга хокуклы.
Әгәр балага апрельдән июньгә кадәр өч яшь тулса, ай саен бирелә торганын да, бер тапкыр бирелә торган түләүләрне дә алып буламы?
Әйе, була. Әгәр балага апрельдә өч яшь тулса, ул чакта гаилә апрель өчен 5 мең сум күләмендә ай саен бирелә торган түләүне дә, шулай ук 1 июньнән соң бер тапкыр бирелә торган 10 мең сум күләмендәге түләүне дә алачак.
Әгәр балага май аенда өч яшь тулса, ул чакта гаилә апрель һәм май өчен ай саен бирелә торган 5 мең сум күләмендәге түләүне (барлыгы – 10 мең сум), шулай ук 1 июньнән соң бер тапкыр бирелә торган 10 мең сум күләмендәге түләүне дә алачак.
Әгәр балага июньдә өч яшь тулса, ул вакытта гаилә апрель, май һәм июнь өчен ай саен бирелә торган 5 мең сум күләмендәге түләүне (барлыгы – 15 мең сум), шулай ук 1 июньнән соң бер тапкыр бирелә торган 10 мең сум күләмендәге түләүне алу мөмкинлегенә ия.
Акчалата түләүгә гаризаны ничек бирергә?
Акча алу өчен www.gosuslugi.ru дәүләт хезмәтләре порталындагы “Шәхси кабинет”та агымдагы елның 1 октябренә кадәр гариза бирү дә җитә.
Гаризада мөрәҗәгать итүченең СНИЛС номерын һәм түләү күчерелә торган банк счетының номерын күрсәтү зарур. Бернинди өстәмә документлар тапшырырга кирәкми. Зарурилык булган очракта РПФ үзе барлык мәгълүматларны соратып ала. Игътибар итегез, гаризада нәкъ тә менә гариза бирүченең банк счеты мәгълүматларын күрсәтергә кирәк. Гаризаны шулай ук пенсия фонды территориаль органнарында бирергә мөмкин. Әмма коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү чаралары белән бәйле рәвештә РПФга хәзерге вакытта бары тик түбәндәге телефоннар буенча алдан язылып кына мөрәҗәгать итеп була: 2-57-67, 2-57-66.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев