Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үтәмеш турында китап басылды

Үтәмештә авыл тарихы турындагы китапны ­тәкъдим итү булды.

 (Тәтеш, 9 июль, "Тәтеш таңнары", Рубин Идрисов). Үтәмештә авыл тарихы турындагы китапны ­тәкъдим итү булды.

Әлеге мөһим чарага җирлектәге кешеләр белән бергә Санкт-Петербургта яшәүче якташлары, китапның авторы, тумышы белән Үтәмештән чык­кан отставкадагы полковник, техник фәннәр кандидаты, өлкән фәнни хезмәткәр Нияз Исхаков белән аның кызы Рәзидә Исхакова да катнашты. 

“Үтәмештә бик матур авыл бәйрәме узды. Нияз Фәтхелислам улы туган авылы Үтәмешнең үткәне, шушы төбәктә яшәгән танылган шәхесләре белән кызыксынуын дәвам итеп, “Үтәмеш” дип исемләнгән китап бастырып чыгарган. Авыл бәйрәмендә шул китапны тәкъдим итү булды. Бу чара авылдашлар, сабакташларның күңелле очрашуына әйләнде, анда халкыбызның моңлы һәм заманча җырлары яңгырады”, – диделәр үтәмешлеләр сөенечләрен яшермичә.

Шушы төбәктә гомер кичерүчеләр әйтүенчә, авыл көнен үткәрүдә Казанда Тәтеш якташлыгы җитәкчесе Харис Камалиев, “Бакырчы” хуҗалыгы җитәкчесе Илгиз Шәйхаттаров, “Татарстан” хуҗалыгы җитәкчесе Фәнил Ибраһимов, җирлек башлыгы Илдар Шәмсетдинов иганә ярдәме күрсәткән. Һәркем аларга үзенең ихтирам сүзләрен кызганмыйча, җылы теләкләрен мулдан ­ирештерде. 

“Бу бәйрәм Үтәмештә яшәүчеләрнең никадәр кунакчыл, сәләтле икәнлеген күрсәтте. Авылыбыз яшәсен, алга китсен иде. Җирлектән бик күп танылган шәхесләр чыккан, алар республикабыз, илебез җитешлеге өчен хезмәт итеп, райо­ныбызны данлап яшиләр. Үтәмеш җире безнең горурлык!” – диделәр әңгәмә барышында ­үтәмешлеләр. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев