Төнлә республикада -25 градуска кадәр суыта
Җәмгыять

Төнлә республикада -25 градуска кадәр суыта

Татарстанда аязучан болытлы һава торышы саклана, явым-төшем көтелми.

(Тәтеш, 13 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Дүшәмбе көнне Татарстанда салкын һәм аязучан болытлы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

13 декабрьдән 14енә каршы төндә термометрның терекөмеш баганасы -13, -18, аязган вакытта -25 градуска кадәр түбәнәячәк. Көндез һава температурасы -9, -14 градус тәшкил итәчәк.

Юлларда бозлавык саклана, явым-төшем көтелми. Җил көньяктан, талгын. Аны «Татар-информ» хәбәр итә.

фото: архив/Авангард


Нет комментариев