Тоншерма урта мәктәбендә уздырылган «Россия фәне көне» темасына багышланган иде
Укучылар Россия галимнәренең видеомөрәҗәгатьләрен карадылар.
(Тәтеш, 7 февраль, “Тәтеш таңнары”). 6 февральдә Тоншерма урта мәктәбендә уздырылган «Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр» дәрестән тыш эшчәнлек курсы дәресләре «Россия фәне көне» темасына багышланган иде.
Укучылар Россия галимнәренең видеомөрәҗәгатьләрен карадылар. Россия галимнәренең үткәндәге һәм хәзерге ачышлары һәм уйлап табулары турында белемнәрен киңәйттеләр, илебездәге фән унъеллыгына багышланган кайбер проектлар турында белделәр. Ул проектларда укучыларыбыз да катнаша алалар бит! Дәресләрдә видеофрагментлар, презентация, интерактив биремнәр кулланылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев