Җәмгыять

Тоншерма урта гомуми белем бирү мәктәбендә профилактик әңгәмә узды

1 декабрьдә Бөтендөнья СПИД белән көрәш көне билгеләп үтелә.

(Тәтеш, 1 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Тоншерма урта гомуми белем бирү мәктәбендә 5-11 сыйныф укучылары һәм  авыл фельдшер-акушерлык пункты мөдире  Урмаева  Ирина Петровна катнашында профилактик әңгәмә узды. Бу чараның төп максаты - инфекциягә каршы көрәшнең мөһимлеген җиткерү, инфекцияләнүнең яңа очракларын булдырмау өчен профилактик мәгълүмат  тарату һәм әлеге авыру белән очрашкан кешеләргә ярдәм итү. Әңгәмә ахырында балаларга СПИД белән көрәш символы - кызыл тасма тапшырылды. Аны Тоншерма урта мәктәбе хәбәр итә


Нет комментариев