15 февраль - Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән Россиялеләрне искә алу көне.
(Тәтеш, 16 февраль, «Тәтеш таңнары»). 15 февраль - Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән Россиялеләрне искә алу көне. Нәкъ менә шул көнне, 1989 елның 15 февралендә, совет гаскәрләренең соңгы колоннасы Әфганстан территориясеннән чыкты.
Тоншерма урта мәктәбендә сугышчы-интернационалист Т.Н. Туйдуков белән очрашу узды. Ул укучылар белән үзенең сугышчан дуслары турында истәлекләрен уртаклашты, аларны Ватаныбызны яратырга чакырды. Мәктәп укучылары тарафыннан Әфганстанда һәлак булган авылдашыбыз Илюшкин Г.Л. хөрмәтенә куелган обелискка гирлянда куелды.
фото: https://tetushi.tatarstan.ru
Нет комментариев