“Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проекты буенча йортлар төзелгән.
Татарстанның Дәүләт торак фонды, медицина хезмәткәрләренең торак шартларын яхшырту буенча грант программасы гамәлгә ашырылган алты елда 732 табиб дәүләттән грантлар алды.
(Тәтеш, 12 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). 2020 елда Татарстанның Дәүләт торак фонды, медицина хезмәткәрләренең торак шартларын яхшырту буенча грант программасы нигезендә, табибларга 84 фатир тапшырган. Шул исәптән, 51 фатир – Чаллы табибларына, ә Казан һәм Әлмәттә тугызышар фатир бирелгән. Бу йортлар “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проекты буенча төзелгән.
Татарстан Хөкүмәте табибларның торак шартларын яхшырту өчен грантларны 2014 елдан бүлеп бирә. Әлеге программаның максаты – республика шәһәр һәм районнарына югары квалификацияле медицина белгечләрен кайтару.
Программа гамәлгә ашырылган алты елда 732 табиб дәүләттән грантлар алган. 2020 елның июлендә грант күләме 500 мең сумнан 800 мең сумга кадәр күтәрелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев