Тормышыбызда 1 июльдән нәрсәләр үзгәрде
Тормышыбызда 1 июльдән нәрсәләр үзгәрде
(Тәтеш, 7 июль, "Тәтеш таңнары"). Тормышыбызда 1 июльдән нәрсәләр үзгәрде:
* сыйфатлы сөт продуктлары һәм сөттән ясалган азык-төлек киштәләргә аерым куелачак.
* онлайн-кассалар мәҗбүригә әйләнде: кешеләргә хезмәтләр күрсәтүче барлык оешмалар һәм шәхси эшкуарлар өчен, салым салу тәртибеннән бәйле булмаганча; сәүдәдә һәм җәмәгать туклануында ялланган хезмәткәрләрне файдаланмыйча билгеләнгән табышка бердәм салым буенча эшләүче шәхси эшкуарларга; ялланып эшләүчеләрдән башка сәүдә автоматларын файдаланучы шәхси эшкуарларга; җәмәгать транспорты салонында йөрүгә документ саткан пассажир ташучыларга.
* торакны финанслау проекты турындагы канун гамәлгә кертелде, ул өлешкә керүчеләрне саклау ниятеннән билгеләнгән. Хәзер төзелеш оешмасы төзелеш өчен үзенекен яки бурычка алынган акчаны кулланачак, ә өлешкә керүчеләрнекен түгел. Алар аны эскроу-счетка күчерәчәкләр, ә йорт төзүче акчаны бары тик объектны файдалануга тапшырганнан соң гына ала алачак.
* илледән артык бүлмәсе булган барлык кунакханәләр “йолдыз”га ия булачак. Аларның хәзер йолдызга ия булу турындагы таныклыклары булырга тиеш, ул аны алган вакыттан өч ел дәвамында гамәлдә булачак.
Таудан чаңгы шуу трассаларына һәм комда кызыну урыннарына карата да шуңа охшаш тыю билгеләнгән.
*кредит килешүе буенча процент ставкасы еллык 365 проценттан югары була алмый. Әмма кайбер очракларда югары планка тагын да түбән булырга мөмкин. Төгәл төрдәге килешү өчен мондый кредитның Россия Банкы тарафыннан исәпләнгән уртача базар бәясен күздә тотарга кирәк. Ул өч айга бер тапкыр билгеләнә. Аның өчтән бер өлешен генә арттырырга мөмкин. Бу үзгәреш илдә киң таралган тиз займнарга кагылмый.
* гражданнарны автобуста ташу белән шөгыльләнүче һәрбер транспорт компаниясе чикләнгән эшләү вакыты белән махсус лицензиягә ия булырга тиеш. Ташучының рәсми лицензиясе булмаганда, хокук бозуны ачыклау урынында ук штраф салыначак. ЮХИДИ хезмәткәрләре хокук бозуны кабаттан ачыклаган вакытта, кешеләрне ташуны лицензиясез тормышка ашырган транспортны конфискацияли ала.
* автобусларны, троллейбусларны, махсуслаштырылган пассажир транспортларын (М2 һәм М3 транспорт категорияләре), шулай ук куркыныч йөкләрне ташу өчен билгеләнгән N категориясендәге машиналарны ГЛОНАСС яки ГЛОНАСС/GPS спутник навигацияләре аппаратуралары белән җиһазландыру турындагы таләпләр үз көченә керде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев