Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ТР Дәүләт техник күзәтчелеге хезмәте өчен агымдагы ел юбилей елы: бүген аңа 65 ел тулды

Дәүләт техник күзәтчелеген булдыру авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең техникага милек хокукы барлыкка килү белән тыгыз бәйләнгән һәм узган гасырның 50 нче еллар ахырына барып тоташа.

(Тәтеш, 26 май, “Тәтеш таңнары”, Галина Таҗетдинова). Шул вакытта МТС-ны (машина-трактор станцияләрен) бетерү һәм машиналарны колхозларга тапшыру турында карар ­кабул ителә.

– Машина-трактор паркын техник эксплуатацияләү мәсьәләләрендә колхозларга контроль һәм ярдәм күрсәтү инспекторларның төп бурычы булып торган. Хәзерге вакытта Тәтеш МТС һәм РТС турында документлар сакланмаган диярлек, исән шаһитләр да калмаган. Шуңа күрә безнең районда беренче инспектор кем булганын әйтеп булмый. Бигрәк тә нәкъ тә шул елларда Тәтеш һәм Олы Тархан районнары берләшкән, аларның территориясендә машина-трактор станцияләре дә, соңрак РТС та булган. Техник инспектор ул елларда аз санлы колхоз техникасын елына ике тапкыр тикшергән. Техник инспекторлар хезмәте авыл хуҗалыгы идарәләре системасына 1965 елда күчерелә. Авыл хуҗалыгы тармагы белән идарә итүче җитәкчелек структуралары берничә тапкыр үзгәрә. Районнарда, шул исәптән безнекендә дә, 70 нче елларда техник инспекторлар вазифалары бетерелә, һәм авыл хуҗалыгы идарәләрендә инженер-инспекторлар төркемнәре булдырыла, бер үк вакытта алар Госсельтехнадзорның респуб­лика инспекциясенә буйсына. 1974 – 1975 елларда Тәтеш районы башкарма комитетының авыл хуҗалыгы идарәсе Госсель­технадзорында өлкән инженер вазифасында Тәтештә танылган авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәре Кашаф Мөкатдәсович Юнысов эшләгән, – дип сөйли Тәтеш һәм Тәтеш районы буенча ТР Дәүләт техник күзәтчелегенең бүлек начальнигы Сергей Балантаев.

70 нче еллар уртасында район инспекцияләре оештырыла һәм өстәмә бурычлар кертелә: “Авыл хуҗа­лыгы техникасы” оешмаларында һәм пред­прия­тиеләрендә нефть продуктларын транспортлау, саклау һәм тоту кагыйдәләре­нең үтәлешен күзәтү, техниканы эксплуатацияләү чорында кимчелекләрне бете­рү тәртибе, аны ремонтлау һәм техник хезмәт күрсәтү.

Район Дәүләт техник күзәт­челеген 1987 елдан 1994 елга кадәр җитәкләгән Александр Волков уртаклашканча, район агрокомплексы техникасының торышы аның контролендә булган.

 –  Эш күләме бик зур иде. Колхозларда һәм совхозларда ашлык җыю комбайннары гына да 510 берәмлек булды, – дип раслый Александр Аверкиевич.

Үзйөрешле машиналарның техник торышын күзәтү буенча Дәүләт инспекциясе начальнигы вазифасын 90 нчы елларда кертәләр. Үзгәрү белән бергә яңа бурычлар да өстәлә, хәзер Дәүләт техник күзәтчелеге дәүләт оешмаларының гына түгел, шәхси затларның һәм предприятиеләрнең дә транспорт торышын контрольдә тотарга тиеш.

Авыр 90 нчы елларда район хезмәтен Татарстан Респуб­ликасының атказанган авыл хуҗа­лыгы хезмәткәре Радик Зыятдинов җитәкли. Соңыннан, 2012 елдан 2022 елга кадәр, ул ТР Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе белән җитәкчелек итә.

Хәзерге вакытта Тәтеш һәм Тәтеш районы буенча ТР Дәүләт техник күзәтчелегенең бүлек начальнигы булып Сергей Балантаев эшли.

– 1958 елдан башлап Дәүләт техник күзәтчелеге үсеш алу өчен зур юл үтте: гади авыл хуҗалыгы хезмәтеннән алып дәүләт  кон­троле (күзәтчелеге) органына кадәр, – ди ул. – Заманча Дәүләт техник күзәтчелеге – районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  идарәсе штатыннан чыгарылган аерым юридик структура, хәзер ул үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техни­каларның торышын күзәтү идарәсе ­карамагында.

фотоны Сергей Балантаев тәкъдим итте
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев