Төрле мәсьәләләр вакытында хәл ителсен өчен яңа автомобильләр
Тәтеш районының ике авыл җирлеге башлыгы автомобиль ачкычлары алдылар.
(Тәтеш, 13 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Казанда Татарстан Республикасы Конституциясе көнендә муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды, анда безнең республика Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Конкурста җиңүчеләргә яңа техника ачкычларын “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин тапшырды.
Тантанада безнең район башлыгы Рәмис Сафиуллов җитәкчелегендә Тәтеш районы вәкилләре дә катнашты. Ике автомобиль Бакырчы һәм Бессоново авылы җирлекләре башлыклары – Илдар Шәмсетдинов белән Юрий Врясовка тапшырылды.
– Татарстан Хөкүмәте кайгыртуы нәтиҗәсендә без кирәк урыннарга тизрәк барып җитә алабыз һәм шул рәвешле төрле мәсьәләләрне хәл итү вакыты да тизрәк булачак, – дип уртаклашты Юрий Анатольевич (рәсемдә).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев