Җәмгыять

ТРның “Халык контроле” ДМСны фай­даланучыларга матди бүләкләү керттеләр

Район администрациясендә алкоголь базарындагы хәл – алкоголь һәм спирт кушылган продукцияләрнең законсыз әйләнешен ачыклау һәм чик кую хакында фикер алыштылар.

(Тәтеш, 1 апрель, «Тәтеш таңнары»). Ведомствоара махсус комиссия утырышында шулай ук мобиль төркем эше бәяләнде; алкоголь продукцияләрне куллануны киметү буенча чараларны үтәү һәм 2021 елның гыйнвар-февраль айларында алкоголизмны профилактикалау буенча мәгълүматлар тыңланды; “Халык контроле” мәгълүмати системасы аркылы гаризалар каралды.

Комиссиянең рәисе – район башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев райондагы авыл җирлекләре башлыкларын шушы юнәлештә авыл кешеләре белән эшләүне активлаштырырга өндәде. 

Исегезгә төшерәбез, ТРның “Халык контроле” ДМСны фай­даланучыларга матди бүләкләү керттеләр.
1дән 3 мең сум күләмендәге матди түләүләрне Татарстан Республикасының барлык гражданнары алырга мөмкин.

Моның өчен кирәк:
–     ТР дәүләт хезмәтләре порталына теркәлергә (uslugi.tatarstan.ru);
–  “Халык контроле” бүлегенә керергә һәм Татарстан ­Республикасы территориясендә этил спирты, алкоголь һәм спирт кушылган продукцияләрне җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә хокук бозу фактлары расланган очракта законны бозу хакындагы хәбәрне язарга.
Хәбәрне түбәндәге категорияләр буенча юлларга мөмкин: 
“Сәүдә итү кагыйдәләрен бозу” (22.00дән 10.00 ­сә­гать­кә кадәрге вакытта алкоголь сату; предприятие терри­то­риясенең балалар бакчасы, белем бирү, медицина оешма­ларына якын булуы; стационар булмаган сәүдә объектында алкоголь продукцияләр сату; контрафакт булган алкоголь продукцияләрне сату; “ике төрдә кулланылучы” спирт кушылган сыеклыкларны сату).
“Җәмәгать туклануы” (җәмәгать туклануы предприя­тиесенең алкоголь продукцияләрне ваклап сатуга лицензиясе булмау; алкоголь продукцияләр сатучы җәмәгать тук­лануы предприятиесенең балалар бакчалары, белем бирү, медицина оешмалары территориясенә якын булуы).
“Этил спирты, алкоголь һәм спирт кушылган про­дукцияләрне законсыз җитештерү һәм әйләнеше” (вак, лицензиясез җитештерү турындагы мәгълүмат (яшерен цехларда, гаражларда һәм башкаларда), алкоголь һәм спирт кушылган продукцияләрне күп күләмдә агызып тутыру, эшкәртү; легаль булмаган алкоголь продукцияләр ташу (контрабанда) (шул исәптән чит илләрдән).

Уполномоченный вазифаи затлар рөхсәт ителгән вәкаләтләре кысаларында хәбәрдә күрсәтелгән хокук бозулар буенча тикшерү уздыралар. Хокук бозу фактлары расланганнан соң, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе гариза бирүчеләргә акчалата түләүне тормышка ашыра.


Нет комментариев